Татарстан омбудсманы Сәрия Сабурская Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Үзәк сайлау комиссиясе рәисе белән берлектә Мәскәү районының 165 нче сайлау участогында булды. Алар аның 11-13 сентябрь көннәрендә Россиядә булачак сайлауларга әзерлеген: шәхси саклану һәм гигиена чаралары булу, санитар-эпидемиягә каршы иминлек таләпләрен үтәү, сайлау комиссиясе әгъзалары экипировкасы, “уңайлы тирәлек” оештыру һәм сайлау хокуклары принципларын саклауны тәэмин итү өчен кирәкле сайлау участогы эшен оештыруга һәм инфраструктурага башка таләпләрне тикшерде.