Елның сигез ае үтте, “Халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләү” сервисы кысаларында медицина учреждениеләре һәм идарәче оешмалар җитәкчеләре эшенә якынча йомгак ясау вакыты җитте. Узган елның 8 аенда пациентлар табибта булганнан соң 1,5 миллион бәя калдырса, быел 1 миллион 167 мең. ( Сервис эшли башлаганнан алып 4 миллион 778 мең бәя бирелде).
“Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә түләү” вакытында гражданнар бәяне сирәк куя, быел 109 меңгә якын бәя бирелде. (Сервис эшли башлаган вакыттан алып 458 мең тапкыр файдаланганнар).