Хөкем ителгәннәрнең туганнарын кабул итү

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

   Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре  хөкем ителгәннәрнең мәнфәгатьләрен яклаучы гражданнарның, нигездә, Татарстан Республикасы төзәтү учреждениеләрендә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза үтүчеләрнең туганнарын кабул итте.

 Шәхси кабул итү вакытында гражданнар   улларының һәм ирләренең үтәп бетермәгән  җәзаларын мәҗбүри эш рәвешендә  йомшаграк  төренә алыштыру, шартлы рәвештә вакытыннан алда азат итү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International