Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.
Алар төбәктә гражданнар хокукларын яклау, аерым алганда, республикада яшәүчеләр Вәкаләтле вәкилгә мөрәҗәгать итә торган актуаль мәсьәләләр, шул исәптән, мигрантлар һәм чит ил студентлары хокукларын яклау проблемалары турында фикер алыштылар.