ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Гражданнар җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү, су белән тәэмин итү системасын оештыру, җир кишәрлегендә яңа торак йортны теркәү, социаль ипотека буенча торак алу мәсьәләләре турында сөйләштеләр.ипотека һәм башкалар

Гражданнарны шәхси кабул итү барышында хөкем ителүчегә иректән мәхрүм итү рәвешендә җәзаның туктаусыз өлешен мәҗбүри эш рәвешендә җәзаның йомшаграк төре белән алыштыру тәртибе аңлатылды.


2
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Мөслим районының 40 оешма һәм предприятиесе өчен укыту семинар-киңәшмәсе

2020 елның  26 октябреннән  1 ноябренә кадәр 3899 мөрәҗәгать килде, шулардан 1372 есе буенча чаралар күрелде.  

Вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчесе  Гөлия Балафендиева миграция мәсьәләләре буенча чираттагы тапкыр гражданнарны кабул итте.

Вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчесе  Татарстан Республикасы  Иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзалары белән бергә,  психик тайпылышлары булган гражданнарның хокукларын яклауга, хокукый консультация бирүгә, юристлар һәм иҗтимагый күзәтү комиссияләре белән бергә эшләүгә багышланган конференциядә катнаша.


9
октябрь, 2020 ел
җомга

Тикшерү чаралары планы кысаларында  Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча бүлегенең  шикләнелүчеләрне һәм гаепләнүчеләрне  вакытлыча тоту изоляторында, административ тәртиптә кулган алынган затларны тоту өчен махсус кабул итү урынында һәм административ тәртиптә тоткарланганнар өчен бүлмәдә булып, администртив тәртиптә тоткарланганнарны һәм кулга алынганнарны тоту шартлары белән танышу булды.

Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең 4 нче төзәтү колониясендә булганда  Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре  колония хакимияте вәкиле белән берлектә кабул итүдә булып, шәхси мәсьәләләр һәм җәза режимын үзгәртү мәсьәләләренә кагылышлы сорауларны тыңлады.

 Җәмәгать ярдәмчесе чакырылыш комиссиясе утырышларында катнаша. 4 утырыш үтте, 180 хәрби хезмәткә чакырылучы эше каралды. Чаралар короновирус инфекциясе  профилактикасы  кагыйдәләрен үтәп башкарыла. Гаскәрләргә 300 кеше җибәрү планлаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International