Вәкаләтле вәкилгә Яр Чаллы шәһрендә яшәүче өлкән яшьтәге кеше мөрәҗәгать итте. Пристав-башкаручылар аның пенсиясен тулаем алганнар.
Вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Баш суд приставына башкару производствосының гражданның намусын хөрмәт итү һәм бурычлы-граждан тормыш алып бару өчен кирәкле милеккә кагылсызлык принципларын тайпылышсыз үтәү үтенече белән мөрәҗәгать җибәрде.
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча, суд приставы-башкаручысы акча алу турындагы карарны юкка чыгарды.