Татарстан республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны кабул итте

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

Бүген видеоэлемтә аша алып барылган кабул итүдә 7 кеше мөрәҗәгать итте.

Сораулар хезмәт бәхәсләренә, пенсия билгеләүгә, аварияле торактан күчерүгә кагылышлы иде.

Константиновка бистәсендә яшәүчеләр контейнер мәйданчыгыннан чүпне алып китмәүләре, моның территорияне пычратуга һәм сукбай этләр пәйда булуга китерүенә борчылуларын белдерделәр. Әлеге мәсьәләне урынга чыгып тикшерү турында килешенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International