Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Питрәч районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Эльгизә Фәйзуллина район башлыгы Илһам Кашапов белән бергә гражданнарны кабул итүдә катнашты. Гражданнар җир кишәрлекләрен теркәү, су белән тәэмин итүне оештыру, җир кишәрлегендә яңа йортны теркәү, социаль ипотека буенча торак алу мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итте.