Чирмешән районында чакырылыш комиссиясе эшли башлады. Чирмешән районыннан хәрби хезмәткә 20 кеше чакырылырга тиеш.
Казан шәһәренең берьяклы Нокса урамында шәхси йортларда яшәүчеләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә суүткәргеч учстогында еш кына аварияләр булу турында шикаять иттеләр.
Хәзерге вакытта зарарланган суүткәргечтә авария бетерелде, су белән тәэмин итү торгызылды, тикшергәч әлеге суүткәргеч участогын муниципаль милек реестрына кертү һәм “Су каналы” предприяти
Вәкаләтле вәкилнең Әлки муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчесе Фәридә Гомәр кызы Яруллина чакырылыш комиссиясе утырышында катнашты. Көзге чакырылышта Россия Кораллы Көчләре сафларына 28 егет чакырылачак.
Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзаларының Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең 16 нчы медицина часте баш табибы һәм Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе башлыгы урынбасары белән очрашуында катнашты. Очрашуда җинаять-башкару системасының мәҗбүри тоту урыннарында тоткыннарны һәм гаепләнүчеләрне матди-көнкүреш һәм медико-санитар яктан тәэмин итү, шул исәптән, дару препаратлары белән тәэмин итү, үзвакытында медицина ярдәме күрсәтү, сыйфатлы туклану оештыру мәсьәләләре тикшерелде.
Дәүләт һәм җәмгыять өчен чакырылыш кампаниясенең әһәмиятлелеген исәпкә алып, хәрби хезмәткә чакырылучыларның һәм ата-аналарның, хәрби хезмәткә чакырылучыларның һәм хәрби хезмәткәрләрнең хәрби хезмәт үтү шартлары һәм аларның хокукларын яклауга кагылышлы сораулары еш тууын исәпкә алып, районнарда чакырылыш комиссиясе составына Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре кертелде.
Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе урынбасары белән берлектә, Татарстан Республикасы җәза үтәтү учреждениеләрендә җәза үтәүче - хөкем ителгәннәр мәнфәгатьләрен яклаучы гражданнарны – аларның туганнарын кабул итү практикасын дәвам итте.
28 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр “Халык контроле” системасына 4234 мөрәҗәгать килде, шуларның 1498е хәл ителде.
Иң актив кулланучылар Казанда (2745 мөрәҗәгать) һәм Чаллыда (455).
Алардан районнар да калышмаска тырыша. Әлмәттән - 314, Түбән Камадан - 221, Яшел Үзәннән – 83, Бөгелмәдән – 68, Лениногорскидан – 68, Алабугадан – 50 мөрәҗәгать алынды.
Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе урынбасары белән берлектә, Татарстан Республикасы җәза үтәтү учреждениеләрендә җәза үтәүче - хөкем ителгәннәр мәнфәгатьләрен яклаучы гражданнарны – аларның туганнарын кабул итү практикасын дәвам итте.
Бүген Вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 1 нче тикшерү изоляторында булды. Тикшерүчеләр тикшерү изоляторында тотылучылар белән аралашты, шикаятьләр булмады.
2000 белешмәлек “Патриот” спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү республика үзәгенә тапшырылды. Тиздән анда 2020 елгы көзге чакырылышта армиягә җибәрелергә тиешле егетләр җыелачак.