Кадерле Татарстан Республикасы халкы!
Барлык православие динен тотучыларны чын күңелдән Раштуа бәйрәме белән котлыйм!
Бу якты, җылы һәм чын гаилә бәйрәме йортларыбызны үзенә бертөрле мәгънә, шатлык һәм өмет белән тутыра. Ул безгә мәңгелек рухи кыйммәтләр - якыныбызны ярату, шәфкатьлелек, гаиләбезне һәм гореф-гадәтләребезне хөрмәт итү турында искә төшерә, алар гасырлар буе халкыбызны берләштерә һәм аңа эчке көч бирә.
Раштуа безне рухи чыганакларга кайтара, көндәлек ыгы-зыгыда тукталырга, тирә-ягыбызга борылып карарга, бер-беребезне ишетергә һәм бераз игелеклерәк булырга ярдәм итә.
Һәркемгә ихлас күңелдән тынычлык, күңел җылысы, гаиләләрдә татулык һәм нык сәламәтлек телим. Йөрәгегездә һәрвакыт иман, өмет һәм мәхәббәт яшәсен, ә һәр көн изге гамәлләр һәм якты фикерләр белән тулы булсын.
Раштуа бәйрәме белән!