Мөрәҗәгать уңай хәл ителде!
Минем адреска гражданка О. , аны социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә урнаштыруда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте.
Мөрәҗәгать итүченең хокукларын яклау максатыннан, мин, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы адресына мөрәҗәгать иттем. Мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәләре буенча гражданка О. интернат-йортта социаль хезмәтләр күрсәтүгә мохтаҗ дип танылды һәм чиратка куелды.
Шул ук вакытта мөрәҗәгать итүче мохтаҗлыгын таныган вакытта медицина учреждениесендә стационар дәвалануда булган, шуңа бәйле рәвештә аны интернат-йортта урнаштыру мәсьәләсе дәвалану тәмамланганнан соң каралырга тиеш булган.
Вәзгыятьнең социаль әһәмиятен исәпкә алып, без әлеге мөрәҗәгатьне карауны дәвам иттек һәм мәсьәләнең агымдагы торышы һәм социаль хезмәтләр күрсәтүнең фаразланган сроклары турында мәгълүмат сорап кабат мөрәҗәгать иттек.
Башкарылган эш нәтиҗәләре буенча мәсьәлә уңай хәл ителде - гражданка О. хәзерге вакытта «Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты» ДАСО социаль хезмәтләр алучы булып тора.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре игътибарсыз калмый, ә катлаулы тормыш хәлендә калган кешеләрнең хокукларын яклау безнең өчен өстенлекле бурыч булып кала!