Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре эш төркеме белән бергә гражданка Р. ның ГЛОНАСС+112 ЕГИС системасы аша кергән мөрәҗәгате буенча Яшел Үзән районына бардылар.
Мөрәҗәгать «Ак Каен» пансионаты - өлкән яшьтәге гражданнар өчен «Гармония йөрәге» шәхси пансионаты эшчәнлегенә кагылды. Гражданка Р. учреждениедә элек тәрбияләү шартыннан зарланган 1941 елгы гражданка Т. булуын күрсәтте. Мөрәҗәгать итүче сүзләренчә, хәзерге вакытта гражданка Т. изоляциядә тотыла, ә аңа керү өченче затлар өчен ябык.
Сәфәр барышында без тәрбияләнүчеләрнең тоту шартларын җентекләп тикшердек, алар белән сөйләштек һәм тәрбияләүгә шикаятьләр килмәвенә, шартларның нормаларга туры килүенә инандык. Мөрәҗәгатьтә бәян ителгән мәгълүмат расланмады.
Аерым билгеләп үтәсем килә, анда “Батырлар. Татарстан геройлары” программасы кысаларында практика узучы стажерыбыз Булат Нәҗипов катнашты.Ул эштә актив катнашты, шул исәптән пансионат карамагындагылар белән дә аралашты.