Узган атнада “Халык контроле” системасында эш

2025 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

«Халык контроле» ТР Дәүләт мәгълүмат системасында мөрәҗәгатьләрне карау сыйфатын яхшырту максатында Вәкаләтле  вәкил Аппараты хезмәткәрләре көн саен системага керүче хәбәрнамәләр мониторингын үткәрә. Моннан тыш, гражданнарның кире элемтә платформасы аша килгән хәбәрләренә даими рәвештә анализ ясала, бу исә халык белән аралашуның барлык цифрлы каналларын да колачларга мөмкинлек бирә.

Узган атнада «Халык контроле» ТР Дәүләт мәгълүмат системасында 4 600 мөрәҗәгать бастырылган, шуларның 1 671е  буенча чара күрелгән. Кире элемтә платформасы ярдәмендә 2 263 хәбәр килгән, 1 396сы хәл ителгән.

Гадәттәгечә сезгә «Халык контроле» ТР Дәүләт мәгълүмат системасы аша килгән мәсьәләләрне оператив хәл итү мисаллары турында сөйлисем килә:

  • Актүбә бистәсенең Комсомол урамындагы 3/1 номерлы йортта яшәүче кеше ишегалдын су басу турында хәбәр белән мөрәҗәгать итте. Һәр көчле явым - төшемнән соң урам тирәсендәге барлык яңгыр суы күрсәтелгән ишегалды ягына агып төшә. Бу яшәүчеләр өчен җитди проблемалар тудыра, чөнки агым  торак йортларның нигезен җимерү куркынычы тудыра.
  • Азнакай районының Актүбә бистәсе башкарма комитеты тарафыннан "Әлмәт ПТС" АҖ техникасы ярдәмендә су агызу чоңгылын чистарту буенча өмә үткәрелде. Автор эшне үтәү сыйфатын иң югары бәя белән билгеләп үтте (№ 293682790);
  • Лениногорск районы башкарма комитеты тарафыннан Дан аллеясындагы Дан обелискына уеп ясалган инициалларны торгызу турында хәбәрнамә үтәлде. Автор хәбәр иткәнчә, атмосфера явым-төшемнәре тәэсирендә хәрбиләрнең мемориаль плитәгә уеп язылган  фамилияләре шактый зыян күргән һәм укылмый (№ 6926507).;
  • 5 көн эчендә «ГУАД» АҖ Әлмәт шәһәренең Ленин урамындагы кәрзинне чистарту турында хәбәрнамә үтәлде (№7096712);
  • Кире элемтә платформасына Казанның Нокса авышлыгы урамында чокырларны ремонтлау кирәклеге турында хәбәр килде. Казан шәһәренең Совет районы администрациясе тарафыннан ике атна эчендә ремонт эшләре башкарылды. Мөрәҗәгать итүче проблеманы оператив хәл иткән өчен рәхмәт белдерде һәм максималь бәя – 5 йолдыз  куйды(№ 294173285).

Узган атнада Татарстан Республикасында яшәүчеләр «Халык контроле» системасына түбәндәге категорияләр буенча мөрәҗәгатьләр тапшырдылар:

- "Территорияне комплекслы төзекләндерү»  – 1 260;

- “Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау” - 976;

- “Тышкы яктыртуны оештыру“ – 461;

- “Юл хәрәкәтен оештыру” – 359;

- "Йортны  карап тоту" - 292.

Сез «Халык контроле» системасына «Халык контроле» мобиль кушымтасы ярдәмендә яисә ТР Дәүләт хезмәтләре порталында гариза биреп, шулай ук бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша кире элемтә платформасына хәбәр җибәреп, республикабызда яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшыртуга үз өлешегезне кертә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International