Узган атнада «Халык контроле» системасында эш

2025 елның 20 августы, чәршәмбе

«Халык контроле» ТР Дәүләт мәгълүмат системасында мөрәҗәгатьләрне карау сыйфатын яхшырту максатында  Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре көн саен системага керүче хәбәрнамәләр мониторингын үткәрә. Моннан тыш, гражданнарның кире элемтә платформасы аша килгән хәбәрләренә даими рәвештә анализ ясала, бу исә халык белән аралашуның барлык цифрлы каналларын да колачларга мөмкинлек бирә.

Узган атнада «Халык контроле» системасында 4 632 мөрәҗәгать бастырылган, шуларның 1 493 буенча чаралар күрелгән. Кире элемтә платформасы ярдәмендә 1 533 хәбәр килде, 896сы хәл ителде.

Гадәттәгечә сезгә «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы һәм кире элемтә платформасы аша килгән мәсьәләләрне оператив хәл итү мисаллары турында сөйлисем килә:

📌 кире элемтә платформасына Әлмәт шәһәренең Тимирязев урамында яшел үсентеләрне санитар кисү буенча эшләр башкару мәсьәләсе буенча хәбәр килде. Мөрәҗәгать итүче хәбәр иткәнчә, җәяүлеләр зонасы буйлап урнашкан агач ботаклары тротуар өстендә нормативларга туры килми торган биеклектә асылынып тора, бу гражданнарның имин хәрәкәт итүенә каршылык тудыра. Җәяүлеләр йөргәндә башларына тигән ботаклардан читкә тайпылырга мәҗбүр булалар. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ботакларны кисү буенча эшләр башкарды. Мөрәҗәгать итүче рәхмәт белдерде һәм максималь билге куйды – биш йолдыз (№289042145);

 📌 Мөрәҗәгать итүче Алабуга шәһәренең Болгар урамындагы автомобиль юлында чокырларны ремонтлауны сорап хәбәр җибәрде. 25 көн эчендә юлның күрсәтелгән участогында ремонт ясалган (№ 284238310);

📌 Яр Чаллы шәһәренең «Мәдәният һәм ял паркы» МУП Яр Чаллы шәһәренең Хәсән Туфан проспектындагы фонтанны чистарту мәсьәләсе буенча хәбәрнамәне үтәде. Автор фонтанның декоратив плиткасы пычрак белән капланган, ә су яшел төс алган, дип хәбәр итә. 5 көн эчендә әлеге хокук бозулар бетерелде (№7047360);

📌 «ТАТДОРТРАНСИНВЕСТ» АҖ Казан шәһәренең Горький шоссесында җир асты кичүендә җыештыру эшләре башкарды. Автор шикаятендә  хәбәр иткәнчә, кичүнең идәнендә һәм баскычларында тузан, ком һәм чүп-чар җыелган. Гомуми канәгатьләнерлек булмаган халәт җәяүлеләрдә уңайсызлык тудыра, аллергик реакцияләр китереп чыгара. Хәбәрнамә 5 көн эчендә хәл ителде (№7043330).

Узган атнада Татарстан Республикасында яшәүчеләр «Халык контроле» системасына түбәндәге категорияләр буенча мөрәҗәгатьләр тапшырдылар:

- “Территорияне комплекслы төзекләндерү” – 1 626;

-  “Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау” - 987;

-  “Йортны карап тоту” – 264;

-  “Юл хәрәкәтен оештыру” – 250;

-  “Тышкы яктыртуны оештыру” - 249.

Сез «Халык контроле» системасына «Халык контроле» мобиль кушымтасы ярдәмендә яисә ТР Дәүләт хезмәтләре порталында гариза биреп, шулай ук бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша кире элемтә платформасына хәбәр җибәреп, республикабызда яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшыртуга үз өлешегезне кертә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International