Бүген муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары һәм Аппарат җитәкчеләре белән семинар-киңәшмә үткәрелде. Очрашуның темасы «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында һәм кире элемтә платформасында халык белән элемтәгә керү эшен оештыру булды.
Үз чыгышымда мин халык белән кире элемтә системасын төзү тәҗрибәсе, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы һәм ПОС аша гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрне, хәбәрләрне һәм хәбәрнамәләрне ничек каравыбыз турында сөйләдем.
Киңәшмә кысаларында шулай ук «Халык контроле»Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасында мөрәҗәгатьләрне үтәү буенча картаны куллану турында фикер алыштылар. Башкару сыйфаты мәсьәләләренә һәм “урыннарда” җибәрелгән төп хаталарга игътибар бирделәр. Кызганычка каршы, еш кына мондый хаталар мөрәҗәгатьләрне карау барышына тиешле контроль булмау белән бәйле.
«Халык контроле» системасында эшләү тәҗрибәсе белән Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Советы Аппараты җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова уртаклашты. Үз чыгышында ул структур бүлекчәләрнең мөрәҗәгатьләрне үтәгәндә үзара хезмәттәшлеген күрсәтте. Хәзерге вакытта Яр Чаллы шәһәре буенча хәл ителгән мәсьәләләр 86% тәшкил итә.
Мондый очрашулар үткәреп, без система эшенә карашларның акрынлап үзгәрүен күрәбез - үзара бәйләнешнең сыйфаты яхшыра, детальләргә игътибар арта.