Мөрәҗәгать уңай хәл ителде!

2025 елның 4 августы, дүшәмбе

Мөрәҗәгать уңай хәл ителде!

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына Казанда яшәүче гражданка Е. идарәче оешманың эшләмәвенә шикаять белән мөрәҗәгать итте. Ул Гвардия урамы, 10 йорттагы суның санитария таләпләренә туры килмәвен күрсәтте, шулай ук коммуналь хезмәтләр өчен исәпләнә торган түләү белән килешмәвен белдерде. Мөрәҗәгать итүче сүзләренчә, күзәтчелек органнарына һәм идарәче оешмага берничә тапкыр мөрәҗәгать итү нәтиҗә бирмәгән.

Мөрәҗәгать итүченең хокукларын яклау максатыннан, без, Татарстан Республикасы Прокуратурасына тикшерү уздыруны һәм нигезләр булганда чаралар күрүне сорап мөрәҗәгать иттек.

Прокурор тикшерүе нәтиҗәләреннән күренгәнчә,  идарәче оешма капиталь ремонтка кертемнәр исәпләгәндә торак законнары таләпләрен чыннан да бозган. Совет районы прокуратурасы идарәче оешма  директоры адресына хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә кертте.

Суның сыйфатына килгәндә, вакытлыча начарлану «Водоканал»МУП тарафыннан су белән тәэмин итү челтәрләрендә ремонт эшләре аркасында килеп чыккан. Фильтрларны юганнан соң су санитария нормаларына туры китерелде, моны лаборатор сынаулар раслады. Гражданка Е.фатирында су пробалары алынган, аларның нәтиҗәләре буенча китерелә торган суның сыйфаты билгеләнгән нормаларга туры килүе ачыкланган. Хәзерге вакытта йортта яшәүчеләргә сыйфатсыз су белән тәэмин итү  чоры өчен түләүләр яңадан исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International