Мөрәҗәгать уңай хәл ителгән!
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына Казанда яшәүче гражданка О. үз анасы - гражданка Я. мәнфәгатьләрендә мөрәҗәгать иткән. Хатын-кыз Казан шәһәренең «2 нче клиник хастаханәсе» 2 нче поликлиникасында табиб-эндокринологка языла алмаган. Консультация күз буенча булачак операциягә бәйле рәвештә таләп ителде.
Мөрәҗәгать итүче хәбәр иткәнчә, Дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинеты аша электрон язылу мөмкинлеге булмаган, ә регистратура хезмәткәрләре бары тик онлайн-форматта гына язылуны таләп иткән.
Без Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсенә вәзгыятьне ачыклауны сорап мөрәҗәгать юлладык. Нәтиҗәдә мәсьәлә оператив рәвештә җайга салынган, һәм пациентка өчен табиб-эндокринологка язылу оештырганнар.