Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында 2024/2025 елгы җылыту чорында ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплексларның эшенә йомгак ясалды

2025 елның 19 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплексларның 2024/2025 елгы җылыту чорындагы эшенә йомгак ясалды, шулай ук киләсе сезонга бурычлар билгеләнде.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, ягу сезоны 16 сентябрьдән 16 майга кадәр дәвам иткән һәм 243 көн дәвам иткән. Республикада кышка 3,2 меңнән артык котельный һәм 18 меңгә якын күпфатирлы йорт, шулай ук социаль өлкә объектлары әзерләнгән.

Җылыту чорында 4164 авария теркәлгән, шуларның 958е җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә. Аварияләр иң еш Түбән Кама районында була. Шулай ук 2024 елда сөрем газы белән агулануның 37 очрагы һәм 2025 ел башыннан 14 очрагы теркәлгән.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, кышка әзерлек турыдан-туры халыкның, оешмаларның һәм предприятиеләрнең энергия ресурслары өчен түләүләре белән бәйле. Агымдагы елның 1 маена халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 10 млрд сумнан артып киткән.

Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү федераль программасы кысаларында 2023-2024 елларда Татарстанда 67 чара гамәлгә ашырылган. 2025 елда коммуналь инфраструктураны модернизацияләү федераль программасы «Яшәү өчен инфраструктура» яңа илкүләм проекты составына керде - 36 объектны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Моннан тыш, 8,5 млрд сум финанслау белән республика программасы старт ала.

Алексей Песошин игътибарны киләсе җылыту сезонына сыйфатлы әзерлек кирәклегенә юнәлтте һәм инвестицион программаларны гамәлгә ашыруга, инженерлык челтәрләрен модернизацияләүгә һәм газ җиһазларына хезмәт күрсәтүгә контрольне көчәйтергә өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International