Мөрәҗәгать уңай хәл ителгән!
Гражданнарны шәхсән кабул итү кысаларында миңа гражданка Е. Яр Чаллыда яшәүче әбисе - гражданка М. мәнфәгатьләрендә мөрәҗәгать итте. Гражданка М. - тыл хезмәтчәне, I группа инвалид, шулай ук организм функцияләре нык бозылу сәбәпле хаста авыру булып санала. Сәламәтлеге торышы буенча гражданка М.үз-үзен мөстәкыйль карау мөмкинлегенә ия түгел һәм шәфкать туташына мохтаҗ. Туганнары берничә тапкыр вәкаләтле органнарга социаль хезмәткәрне өйгә социаль хезмәт күрсәтүнең төрле формаларын күрсәтү өчен җибәрү үтенече белән мөрәҗәгать иткән, әмма ярдәм озак булмаган.
Без Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына вәзгыятьне ачыклауны һәм тиешле ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать юлладык.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Республика ресурс үзәге” һәм “Чаллы шәһәре шәһәр округы “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре яшәү урыннарына барып, индивидуаль ихтыяҗларны бәяләделәр. Шулай итеп, 15 апрельдән гражданка М. га өйдә социаль хезмәтләр күрсәтә башлаганнар.
Мондый мөрәҗәгатьләрнең игътибарсыз калмавы, ә ярдәмнең вакытында килүе бик мөһим.