Мөрәҗәгать уңай хәл ителгән!
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына гражданин И. күп балалы гаилә статусын раслый торган таныклык бирү турындагы гаризасын карау срокларын сузуга шикаять белән мөрәҗәгать итте.
Гаилә дәүләт хезмәтләре порталы аша 2025 елның 26 февралендә үк гариза биргән, әмма озак вакыт мөрәҗәгать «теркәлгән» статусында хәрәкәтсез яткан. Казанның Киров һәм Мәскәү районнарының социаль яклау бүлегенә шәхси визиты вакытында гражданин И.га хәбәр итүләренчә, хезмәткәрләр булмау сәбәпле, аның таныклык бирү турындагы гаризасын карарга кеше юк. Шул ук вакытта нормативлар буенча мондый мөрәҗәгатьне карау вакыты гариза теркәлгән көннән алып 10 эш көненнән артмаска тиеш.
Без Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына запрос җибәрдек. Тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланганча, күп балалы гаилә таныклыгы бирү турындагы карар кабул ителгән, ә 20 мартта ул гариза бирүчегә тапшырылган.