Бүген Вәкаләтле вәкил махсус хәрби операциядә катнашучыларга адреслы ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан киңәшмә уздырды

2025 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

«Үзебезнекеләр турында кайгырту» республика программасы кысаларында махсус хәрби операциядә  катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына адреслы ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча кире элемтә белән эшләү буенча комплекслы система проектланды. Аның нигезендә - 117 нче контакт-үзәк CRM-системасын, «Инцидент менеджмент» социаль челтәрләрендә хәбәрләрне мониторинглау һәм эшкәртү системасын, «Халык контроле» ТР  дәүләт мәгълүмат системасын  һәм программа сайтында кире элемтә формаларын интеграцияләү.

Мондый алым гражданнарның мөрәҗәгатьләрен бердәм цифрлы киңлектә тупларга, аларны анализларга һәм алга таба хәл итү өчен системалы мәсьәләләрне оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә.

Бүген махсус хәрби операциядә катнашучыларга адреслы ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил,  Россия федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча идарәсе вәкилләре белән киңәшмә уздырды. Хәзер бу ведомстволар җаваплы затларны «Халык контроле» системасына тоташтыру буенча эш алып баралар.

Уртак эш махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәмне тагын да нәтиҗәлерәк итәчәк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International