«Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының җаваплы башкаручылары белән киңәшмә узды

2025 елның 26 марты, чәршәмбе

Сәламәтлек саклау - иң мөһим өлкәләрнең берсе, һәм кешеләр еш кына сораулар һәм шикаятьләр белән мөрәҗәгать итә. Бүген «Халык контроле» системасында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының җаваплы башкаручылары белән киңәшмә кысаларында мондый мөрәҗәгатьләр белән эшнең ничек баруы турында фикер алыштылар.

Ел башыннан ПОС аша 25 мең мөрәҗәгать кергән, шуларның 15 меңе сәламәтлек саклау мәсьәләләренә кагылган - бу гомуми санның 60% ы. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда хәбәрләр саны 21% ка арткан. Гражданнар еш кына табибка электрон язылу һәм медицина документациясе алу проблемаларына зарлана. Казанда, Яр Чаллыда һәм Түбән Камада кабат мөрәҗәгатьләр белән бәйле вәзгыять турында аерым фикер алыштылар.

 «Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасында сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча 371 хәбәрнамә бастырылган, бу узган елның шушы чорына караганда 72% ка күбрәк. Төп темалар - медицина хезмәтләрен күрсәтүнең сыйфаты һәм аларны алу мөмкинлеге, шулай ук табибка язылу булмау.

Киңәшмә йомгаклары буенча башкаручыларга, медицина учреждениеләренең баш табиблары белән төрле кире элемтә каналлары аша килгән гражданнарның мөрәҗәгатьләрен  сыйфатлы һәм вакытында үтәү буенча өстәмә эш башкарырга тәкъдим ителде.

Кире элемтә хисап өчен генә түгел, ә медицина эшен реаль яхшырту өчен кирәк. Һәр сигнал конкрет гамәлләргә китерергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International