Бүген 2024 елның 11 ае эш йомгаклары буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына һәм “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) Бердәм порталы” кире элемтә платформасы аша кергән гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасында төбәк белән идарә итү үзәгенең проект офисы утырышы булды

2024 елның 16 декабре, дүшәмбе

Очрашуда узган чордагы эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар: 2024 елның 11 аенда «Халык контроле» системасына 92 меңгә якын мөрәҗәгать, ә кире элемтә платформасы аша 84 меңнән артык хәбәр кергән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 52% ка күбрәк. Махсус хәрби операциядә катнашучыларны  диспансерлаштыру һәм социаль яклау белән бәйле мөрәҗәгатьләрнең яңа категорияләрен өстәү, шулай ук «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасы аналитикасының ярдәмче системасын - идарә карарларын кабул итәргә ярдәм итүче  картаны кертү кебек яңалыкларның мөһимлеген аерым билгеләп үттеләр.

Уңай үзгәрешләргә карамастан, Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр арасында мөрәҗәгатьләрне үтәү срокларын үтәмәү мәсьәләләре күтәрелде. Шулай ук җаваплы башкаручылар тарафыннан җавапларның формаль характерына да игътибар бирелде, алар гражданнарның система эше белән канәгатьлеген киметә.

Безнең уртак бурычыбыз - «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасы системасы һәм «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) бердәм порталы»  кире элемтә платформасы аша килә торган барлык мөрәҗәгатьләрне  вакытында һәм сыйфатлы хәл итүне тәэмин итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International