Татарстан омбудсмены Үзбәкстан Республикасының яңа Генераль консулы белән очрашты

2024 елның 8 октябре, сишәмбе

🤝 Татарстан омбудсмены Үзбәкстан Республикасының яңа Генераль консулы белән очрашты

Үзбәкстан Республикасы белән безне җылы дустанә мөнәсәбәтләр бәйли, ә илчелектәге коллегалар белән без инде озак еллар кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклау эшендә тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Бүген без Үзбәкстан Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Надыйр Касыймов белән таныштык.

🤝 Очрашу барышында коллегабызга эшчәнлегебезнең төп юнәлешләре турында сөйләдек, аеруча без консуллык белән берлектә караган мәсьәләләргә игътибарны юнәлттек. Бу Казан урамнарында хәер сорашу дәрәҗәсен күзәтү, чит ил гражданнарын вакытлыча тоту үзәгендә эшләү, чит ил студентлары белән мәгърифәтчелек проектлары.

Кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен яклау эшендә озак һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өметләнәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International