Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы

2024 елның 2 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Татарстан Республикасы Дәүләт советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә узган күчмә утырышында катнашты.

Утырышта әлеге уку йорты базасында фәнни-мәгариф кластерын үстерү мәсьәләләре каралды, китапханәләр һәм китапханә эше турындагы республика законына мониторинг нәтиҗәләре, гомуми белем бирү учреждениеләренең беренче сыйныфларына кабул итү турындагы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматы каралды, комитетның язгы сессия чорындагы эше турында хисап расланды.

 

Пленар өлеш башланганчы депутатлар һәм чакырылган кунаклар консерватория эшчәнлеге белән таныштылар, уку аудиторияләрен, репетиция залларын карадылар, укытучылар һәм студентлар белән аралаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International