Казанда “Бердәм Россия” партиясе төбәк бүлегенең XXXVI конференциясе узды.
Конференция эшендә партиянең 45 җирле бүлекчәсеннән 249 делегат, шулай ук алдан тавыш бирүдә катнашучылар катнашты. Конференция кысаларында җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлауга кандидатлар исемлеге расланды, шулай ук партиянең сайлау алды программасы тәкъдим ителде.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында сайлау кампаниясе гади шартларда узмаячагын билгеләп үтте. “ Геосәяси чакырулар, моңарчы күрелмәгән санкцияләр басымы һәм илебез очраткан мәгълүмати каршылык тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләренә йогынты ясый”, - дип ассызыклады парламентарий. Авырлыкларга карамастан, парламент башлыгы старт алган кампанияне иң югары дәрәҗәдә уздырырга, шулай ук республика халкын борчыган актуаль мәсьәләләрне хәл итүгә игътибарны юнәлтергә чакырды.
Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау 2024 елның 08 сентябрендә узачак.