Татарстан халыклары Ассамблеясе тарафыннан оештырылган агымдагы миграция мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл утырышы

2023 елның 14 июле, җомга

Татарстан Республикасы күпмилләтле республика, аның территориясендә инде күп гасырлар дәвамында төрле халыклар  тату яши.

 

Үз чиратында, чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затларның хокукларын үтәү мәсьәләләре безнең махсус контрольдә тора. Минем җәмәгатьчелек ярдәмчесе атна саен чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган кешеләр өчен консультацияләр үткәрә һәм документларны тутыруда кирәкле ярдәм күрсәтә. Чит ил гражданнарын вакытлыча тоту үзәгенә даими йөрибез, шулай ук республикабызда миграция законнарын үтәүнең актуаль мәсьәләләрен тикшерүдә актив катнашабыз.

 

 

Вәкил Аппараты хезмәткәре Татарстан халыклары Ассамблеясе оештырган агымдагы миграция мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл утырышында катнашты.

 

Утырышны Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

 

Утырыш кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә чит ил гражданнары тарафыннан кылынган  хокук бозулар, шулай ук Татарстан халыклары Ассамблеясенең милли-мәдәни берләшмәләре өчен Россия Федерациясе законнары нормаларының үзгәрүе турында мәгълүмат тыңладылар.

 

 Очрашу барышында төрле халыклар вәкилләре проблемалы сораулар бирделәр, алар хәл итүне таләп итәләр.

 

Алынган мәгълүмат безнең киләчәк эшебезне оештыру өчен бик мөһим һәм кирәк, кунакларыбызның хокукларын яклау эше дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International