Вәкаләтле вәкил мәгариф оешмасындагы низаглы хәлне контрольдә тота

2023 елның 14 марты, сишәмбе

Һәр ата-ана өчен аның баласы бердәнбер, кабатланмас, дөньяда иң яхшысы. Ләкин тумыштан ук башта исән калу өчен, аннары нормаль үсеш һәм белем алу мөмкинлеге өчен көрәшергә туры килгән балалар бар. Бу -  мөмкинлекләре чикле балалар. Үз чыгышларымда, докладларымда мин күп тапкырлар мәгариф оешмалары җитәкчеләренең игътибарын үзенчәлекле балалар өчен махсус белем бирү мохите булдыру кирәклегенә юнәлттем.

Мөрәҗәгатьләрне карап чыкканда, кайвакыт ата-аналарның сораулары мәктәп бусагасында ук туа икәнен аңлыйсың, чөнки алар белем бирү оешмасы администрациясенең балаларны укытуда кызыксынуын күрмиләр. Шул ук вакытта һәр мәктәп һәм һәр педагог үсештә үзенчәлекләре булган балаларны укытуга әзер булырга тиеш. Үзенчәлекле баланы мәктәпкә кабул итү, моның өчен махсус шартлар тудырмаганда, зур хәвеф  тудыра. Укытучылар һәм балалар тарафыннан үзенә карата начар мөнәсәбәт кырына эләккәч, баланың сәламәтлеге начарланырга мөмкин.

Минем адреска гражданка Г.дан аның улы белән республика мәктәпләренең берсендә сыйныфташлары арасында килеп туган конфликтлы хәл турында мөрәҗәгать килде. Мөрәҗәгатьтә гариза бирүче мәгариф оешмасында сыйныфташлар арасында булган конкрет низаглы хәлләр турында хәбәр итте. Шул ук вакытта мөрәҗәгатьнең эчтәлегеннән мәктәп администрациясенең хәлне җайга салу һәм низагка юл куймау буенча тулы чаралар күрмәве ачыкланды.

Бу факт буенча без урынга чыгып тикшерү оештырдык. Гариза бирүченең барлык дәлилләре җентекләп өйрәнүне таләп итә. Әлбәттә, мәктәп администрациясенә һәм сыйныф җитәкчесенә балаларны социализацияләү һәм сыйныфта уңай психологик климат булдыру эшен оештыру ягыннан күп сораулар бирелде. Һичшиксез, физик мөмкинлекләре чикле балаларны социализацияләү һәм укыту процессында төп рольне квалификацияле кадрлар уйный,  баланың мәктәптәге хәле аларга бәйле. Хәзерге вакытта без эшнең барлык шартларын өйрәнүне дәвам итәбез. Тикшерү нәтиҗәләре буенча без килеп туган низаглы хәлгә хокукый бәя бирәчәкбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International