Бүген татарстанлылар карамагында хакимият органнары белән аралашу өчен күп элемтә чарасы бар. Болар - “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр(функцияләр) бердәм порталы” федераль дәүләт мәгълүмат системасы базасында “Бергә хәл итәбез” кире элемтә порталы, “Халык контроле” Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасы, рәсми аккаунтлар аша хәбәрләшү.
Һәр ведомствоның кешеләр белән аралашу практикасы, үз элемтәсе бар. Ләкин гражданнар хәбәрләренә җавапларны күзәткәндә башкаручылар ягыннан аларны үтәү вакыты бозылу яисә җаваплар урнаштырылмау очраклары була.
Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил мөрәҗәгатьләрне карау буенча республиканың муниципаль районнары белән киңәшмә үткәрде, анда башкаручылар эшләрендә җибәргән төп хаталар күрсәтелде, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүне аерым контрольлгә алырга кушылды.