Көн дәвамында 31 муниципаль берәмлектән 105 мөрәҗәгать керде

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

Бүген Казанда укучыларның кайнар туклануын оештыру мәсьәләләре буенча “Хатын-кыз игътибары” кайнар линиясе эшләде. Татарстанлылар сорауларына «Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзалары һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты белгечләре җавап бирде.

 «Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясе традицион рәвештә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кызлар берләшмәсе тарафыннан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә оештырыла.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт-Милосердие»  берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, бу юлы депутатлар балаларны кайнар ризык белән  тукландыру темасына очраклы гына мөрәҗәгать итмәгән.  Шушы арада Татарстан Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышында парламентарийлар бу мәсьәләләрне җентекләп караячак. Утырышка әзерлек барышында депутатлар үз сайлау округларындагы мәктәпләрдә булдылар, анда туклануны оештыру шартлары белән таныштылар, мәктәп менюсыннан ашамлыкларны карадылар, системалырак проблемаларны ачыклау өчен балалар, ата-аналар, педагоглар белән аралаштылар.

«Бу федераль һәм республика бюджетларыннан бүленә торган гаять зур акчаларның безнең балалар сәламәтлеге өчен ни дәрәҗәдә нәтиҗәле тотылуын аңлау өчен дә кирәк, - дип басым ясады Татьяна Ларионова. - Кайнар ризык белән туклану мәсьәләләре ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, республиканың Иҗтимагый палатасы, ТР Прокуратурасы дәрәҗәсендә даими рәвештә фикер алышуга карамастан, бу нисбәттән сораулар килү дәвам итә».

Татьяна Ларионова, узган елның 1 сентябреннән РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән башлангыч мәктәпнең барлык укучылары да түләүсез кайнар азык белән тәэмин ителүен искәртте.

"Без барлык мәктәпләрдә дә көн саен кирәкле күләмдә ризык әзерләү җае булмавын аңлыйбыз, шуңа күрә балаларга хезмәт күрсәтү формасы төрле. Казанның җәмәгать туклануы департаменты Казан балаларына гына түгел, ә якын-тирә муниципаль берәмлекләргә дә хезмәт күрсәтә. Соңгы ике атнада мин Лаеш районы мәктәпләрендә булдым. Туклану формасын бәяләү бик уңай», - дип билгеләп үтте «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе.

Татьяна Ларионова башлангыч мәктәптән тыш, урта һәм өлкән сыйныфлар турында онытмаска кирәклегенә игътибарны юнәлтте.

Узган елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә ата-аналар контроле системасы кертелгән. Һәр мәктәп әти-әниләрнең мәктәп ашханәсенә бару графигын эшли. Әмма, депутатлар адресына туклану мәсьәләләре буенча аноним мөрәҗәгатьләр килүен исәпкә алып, Татьяна Ларионова ата-аналар контроле формасын камилләштерергә кирәк, дип саный.

 "Һәр мәктәпкә тикшерүче дә, депутат та кермәячәк. Ләкин кире элемтә аша ата-аналар җәмәгатьчелеге белән күп нәрсә эшләргә мөмкин. Ата-аналарның мондый контроль хокукы һәм бурычы бар. Килеп туган мәсьәләләрнең кичекмәстән хәл ителүе мөһим, - диде ул, басым ясап.

"Кайнар линия" барышында күп балалы гаиләләрдән, шулай ук балаларында төрле авырулар һәм аллергия булган булган ата-аналардан шалтыратулар булды.

«Бу мәсьәләләрне индивидуаль хәл итү өчен формалар һәм мөмкинлекләр бар. Аларны оператив рәвештә һәм бала файдасына карарга кирәк. Без бүген кергән мөрәҗәгатьләрне туплыйбыз һәм депутатлар, ашханәләр эшенә кисәтүләр әйтелгән мәктәпләргә барачаклар. Без Татарстан Республикасы Хөкүмәте дәрәҗәсендә хәл итүне таләп итә торган иң катлаулы мәсьәләләрне гомумиләштерәчәкбез, - дип йомгаклады сүзен  Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.  – Боларның барысы да балалар өчен генә эшләнә. Балалар - безнең киләчәгебез, дип сөйләгәндә, сүздән эшкә күчәргә кирәк. Балаларны дөрес тукландыруны оештыру – сәламәтлеккә юл ".

Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская әйтүенчә, ата-аналар еш кына барлык укучыларга түләүсез туклану мөмкинлекләрен киңәйтүне сорыйлар. Әгәр килгән сораулар тематикасын анализласак, ата-аналарны азык сыйфаты түгел, бәлки туклануны оештыру эше күбрәк борчый.

«Бүген ашау яхшы булсын өчен күп акчалар тотыла. Ә ул нинди җиһазларда һәм нинди технология буенча әзерләнүенә бәйле. Хакимият органнары, муниципалитетлар бу планда алданрак эшли, мәгариф, Роспотребнадзор белгечләре катнашында мәктәпләрне кабул итү югары дәрәҗәдә уза, чөнки сүз балаларның тормыш иминлеге турында бара ", - дип ассызыклады ул.

Сәрия Сабурская туклану культурасының мөһимлеген билгеләп үтте, аны формалаштыру эше, барыннан да элек, ата-аналар катнашында башкарылырга тиеш.

"Бүген әти-әниләр белән эшләү мөмкинлеге бар, аларга хәтта мәктәпкә килеп йөрергә дә кирәкми. Мәгълүмат технологияләре ярдәмендә, социаль челтәрләрдә Роспотребнадзор белгечләре, педиатрлар, мәктәп администрациясе белән туклануны ничек оештыру турында фикер алышулар  оештырырга мөмкин. Туклану культурасы һәр балага җиткерү мөһим», - дип басым ясады омбудсмен.

“Кайнар линия”дә катнашкан ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, республикада башлангыч сыйныфларның 210 мең баласын түләүсез кайнар ризык белән тәэмин итүләрен билгеләп үтте. 5-11 сыйныф укучыларына 8 сум күләмендә республика субсидиясе бирелә.

Көн дәвамында 31 муниципаль берәмлектән 105 мөрәҗәгать керде. Аларның барысын да җентекләп карау өчен профильле ведомстволарга, шулай ук республика шәһәрләре һәм районнары башкарма комитетларына җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International