«Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ җитәкчесе белән берлектә гражданнарны кабул иттек

2025 елның 16 сентябре, сишәмбе

Бүген «Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» җитәкчесе Марс Фәткуллин белән берлектә  гражданнарны кабул иттек.

Гражданнарны кабул итү барышында бирелгән сораулар нигездә кафе эшчәнлеге аркасында уңайсыз яшәү шартларына, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә кагылды. Һәр мөрәҗәгать итүчегә алдагы гамәлләре буенча консультацияләр һәм аңлатмалар бирелде.

Гражданнарны мондый уртак кабул итүләрне без даими нигездә үткәрәбез. Шулай ук искә төшерәбез, иртәгә Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә (Восстание ур., 82 йорт) гражданнарга “Хокукый ярдәм күрсәтү көне” узачак. Сез кызыксындырган барлык сорауларны турыдан-туры белгечләргә бирә аласыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International