ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2022 ел
җомга

Республика халкының мәсьәләләрен хәл итүдә шәхсән үзең инану өчен муниципаль берәмлекләргә даими йөреп тору бик мөһим. Нәкъ менә шуңа күрә, гражданнарның шикаятьләрен һәрьяклап һәм объектив карау максатыннан, Вәкаләтле вәкил һәм Аппарат хезмәткәрләре республика районнарына даими рәвештә эшлекле сәфәрләр уздыралар, шул исәптән озак вакытлар үз карарларын чыгара алмаган җаваплы башкаручылар белән фикер алышу өчен


20
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Казан федераль университеты каршындагы иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча экспертлар советының киңәйтелгән утырышы узды. Көн тәртибендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ТР Дәүләт Советына еллык юлламасы тикшерелде.

Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз алтынчы утырышы узды. Президиум карары нигезендә, утыз алтынчы утырышның көн тәртибенә 11 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 8 республика законы проекты һәм ике федераль закон проекты. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә - 2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты булды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан парламентка кертелгән документ профиль юнәлешләр буенча комитетларда, муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән республика киңәшмәсендә киң тикшерелде.

Бүген Дәүләт Зур концерт залында алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утыз бишенче утырышы узды. Көн тәртибендәге бердәнбер мәсьәлә - Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы юлламасы. Юлламада Татарстан тормышының төп өлкәләре кузгатылды.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил суд утырышларында гражданның дәгъва гаризасы буенча өченче зат сыйфатында катнашырга хокуклы. Гражданин Ч. судка дәгъва белдерә.


19
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Мәҗбүри тоту урыннарында кеше хокукларын яклау буенча Иҗтимагый күзәтү комиссиясе - Россия Федерациясендә төбәк иҗтимагый орган. Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы советының 2022 елның 26 сентябрендәге карары белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе оештырылды, аның составына Вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре керде.


18
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

Мәҗбүри күченүчеләргә ярдәм итү мәсьәләләре безнең контрольдә кала. Вакытлыча урнаштыру пунктларында дәүләт органнары белгечләре (РПФ, социаль яклау бүлекләре, нотариуслар, адвокатлар һ.б.) һәм минем җәмәгатьчелек ярдәмчеләрем эшләвен дәвам итәләр.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта мобилизацияләнгән татарстанлыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре каралды. Сәрия Сабурская үзенең кыскача хәбәрендә почта аша яки электрон сервислар аша, шул исәптән»Халык контроле» системасына килгән мөрәҗәгатьләр һәм хәбәрләр темасына тукталды.

Хәзер мохтаҗларга һәрьяклы ярдәм күрсәтү бик мөһим, бигрәк тә бу мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә кагыла. Моның өчен Вәкил, Аппарат хезмәткәрләре, җәмәгатьчелек ярдәмчеләре халык белән көндәлек элемтәдә торалар.


17
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсендә аның җитәкчесе Валерий Липский белән берлектә Татарстан омбудсмены Сәрия Сабурская гражданнарны кабул итте. Мондый кабул итүләрне елына кимендә ике тапкыр еллык план нигезендә үткәрәбез. Бүген өч граждан мөрәҗәгать итте. Барлык гражданнар да Вәкаләтле вәкил адресына да, тикшерү идарәсе җитәкчесе адресына да кабаттан мөрәҗәгать иттеләр. Ике граждан җинаять эшләрен тикшерү мәсьәләләре буенча, берсе җинаять эше кузгатудан баш тарту белән килешмәү турында мөрәҗәгать итте. Якын арада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелеге белән гражданнарны бергәләп кабул итү планлаштырыла. Игълан урнаштырылачак. Тулырак мәгълүматны +7(843)236-41-80 (Вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе) телефон номеры буенча белергә мөмкин булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International