"Мин - Россия гражданины" традицион тантанасы

2023 елның 12 декабре, сишәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советында яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы булды. "Мин - Россия гражданины" традицион церемониясе истәлекле вакыйгага - Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган иде, бүген илнең Төп законына 30 яшь тулды. 14 яше тулган Татарстан мәктәп укучыларына паспортны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды. ⁣

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International