Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил адресына гражданнан Апас районы Идрәс Тенки авылында җәяүле сукмагында юл билгесе булмау мәсьәләсе буенча “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәсеннән канәгать булмавы турында мөрәҗәгать керде.
Хәзерге вакытта “Главтатдортранс”ның төбәк бүлеге кыска вакыт эчендә күрсәтелгән җәяүле сукмагында юл билгесе эшләү буенча чаралар күрде.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре урынга чыгып тикшерү үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Ләйлә Фазлыева рәислегендә Министрлар Кабинетында узган санитар-эпидемиягә каршы комиссия утырышында катнашты.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Гөлия Балафендиева Иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе урынбасары белән берлектә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге вакытлыча тоту изоляторында һәм махсус кабул итү урынында булдылар.
Питрәчтә дүртенче чакырылыш советның беренче утырышы узды. Анда төп мәсьәләләр – Татарстан Республикасы Президентын сайлауларга һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын һәм район башлыгын сайлауга кагылышлы иде. Депутатлар бертавыштан Илһам Кашапов кандидатурасы өчен тавыш бирде.
Балтач муниципаль районы Киров өлкәсенең Мирный бистәсендәге 71316 нче гаскәр частенә шефлык итә.
Узган атнада “Главтатдортранс” учреждениесе көче белән Теләче районының Шармыш, Сауш һәм Шәтке авылларына юлларны асфальтлау тәмамланды (№ 2293862).
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Гөлия Гомәр кызы Балафендиева атна саен миграция мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итә.
Язылу өчен телефон (843) 250-77-81.
Кабул итү Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында дүшәмбе көнне сәгать 11 дән 14 сәгатькә кадәр.
Граждан имгәнүне булдырмас өчен “Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе” биналарының берсе янында үсүче чыршының аскы ботакларын кисүне сорап мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать уңай хәл ителде, фотохисап урнаштырылды.
Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының Вахитов һәм Идел буе районнары хакимиятендә башкарма комитет вәкилләре катнашында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрне үтәү буенча күчмә эш киңәшмәсе үткәрде.
Аерым игътибар мөрәҗәгатьләрнең контроль срокларын үтәүгә һәм үтәү сыйфатына, шулай ук “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында статуслар бирүнең нигезләнгән булуына бирелде.