Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының Вахитов һәм Идел буе районнары хакимиятендә башкарма комитет вәкилләре катнашында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрне үтәү буенча күчмә эш киңәшмәсе үткәрде.
Аерым игътибар мөрәҗәгатьләрнең контроль срокларын үтәүгә һәм үтәү сыйфатына, шулай ук “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында статуслар бирүнең нигезләнгән булуына бирелде.