ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2020 ел
җомга

 “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында сентябрьнең  эш йомгаклары: бу айда  11853 мөрәҗәгать бастырылды. Уңай хәл ителгән мөрәҗәгатьләр – 5 814.

 Кулланучылар “Территорияләрне төзекләндерү” төрендә  -  3 797,  “Муниципаль юлларны тоту һәм ремонтлау” буенча  – 1 195, “Юл хәрәкәтен оештыру” буенча – 759, “Торак-коммуналь хезмәтләр” буенча – 502, “Тышкы рекламаны бозу” буенча – 266, “Сырхауханәләр һәм хастаханәләр” буенча – 214 мөрәҗәгать калдырды.

 Сәламәтлек саклау учреждениеләре эше һәм аларда пациентларны кабул итүне оештыру мәсьәләләре “Сырхауханәләр һәм хастаханәләр” төрендә чагылыш таба. Әлеге төрнең модераторы – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы. Ул җаваплы вазифаи затлар катнашында әлеге төр буенча килгән мөрәҗәгатьләрне карау барышында күзәтү,  алдан экспертиза уздыра.

Яшел Үзән муниципаль районы чакырылыш комиссиясенең беренче утырышы булды. Чакырылыш чаралары үткәрү вакытында яшь егетләрнең хокукларын саклау максатыннан, барлык утырышларда вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе катнаша.


1
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

“Кайнар элемтә” вакытында күпчелек сораулар  укуны дәвам итү сәбәпле хәрби хезмәттән кичектерелү, шулай ук чакырылыш вакытында егетләрнең иминлеген тәэмин итү, чакырылышка кагылышлы иде. Традицион рәвештә, медкомиссия үтүгә, хәрби хезмәткә чакырылучыларда булган авырулар буенча медицина документлары тәкъдим итүгә кагылышлы шалтыратулар булды. Гражданнар шулай ук алган хәрби белгечлек буенча ничек итеп аерым төр гаскәрдә хезмәт итү, алга таба эшкә урнашу мәсьәләләре белән дә кызыксынды.

 Шәхси кабул итү вакытында дәүләт хокук сакчысына 12 граждан мөрәҗәгать итте. Барлык мөрәҗәгатьләр эшкә алынды, Россия Федерациясе гражданлыгы алуга кагылышлы мәсьәләне хәл итү өчен Үзбәкстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә запрос җибәрү турында карар кабул ителде.

“Кайнар элемтә” вакытында күпчелек сораулар  укуны дәвам итү сәбәпле хәрби хезмәттән кичектерелү, шулай ук чакырылыш вакытында егетләрнең иминлеген тәэмин итү, чакырылышка кагылышлы иде. Традицион рәвештә, медкомиссия үтүгә, хәрби хезмәткә чакырылучыларда булган авырулар буенча медицина документлары тәкъдим итүгә кагылышлы шалтыратулар булды. Гражданнар шулай ук алган хәрби белгечлек буенча ничек итеп аерым төр гаскәрдә хезмәт итү, алга таба эшкә урнашу мәсьәләләре белән дә кызыксынды.

Бүген Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкилләре һәм Әлмәт муниципаль районының җаваплы башкаручылары катнашында кабаттан “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасындагы  гражданнар мөрәҗәгатьләрен  үтәү буенча киңәшмә узды.


30
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Утырышта Татарстан Республикасы Хәрби комиссары Сергей Погодин алда торган бурычлар, 2020 елның октябрь-декабрь айларында  гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруны үткәрү  турында чыгыш ясады.


28
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

 Актаныш районы  Башкорстан Республикасының Чишмә районы Алкино-2 бистәсендә урнашкан  63944 нче хәрби часть белән ныклы хезмәттәшлек итүен дәвам итә. Бүгенге көндә 12 нче аерым гвардия, Кенигсберг-Город, Кызыл байраклы инженер-сапер бригадасында Актаныш районыннан 16 солдат хезмәт итә.

 Актаныш муниципаль  районы делегациясе  үзләре шефлык итә торган 63944 нче хәрби частьтә булып, егетләр өчен “Татар халык ашлары көне” оештырды. Егетләрне татар халык ашлары белән сыйладылар, тоту һәм туклануга кагылышлы шикаятьләр булмады.


25
сентябрь, 2020 ел
җомга

Вәкаләтле вәкил Аппаратына башкарма эш буенча башкаручы-суд приставлары эшеннән риза булмаган гражданнардан мөрәҗәгатьләр күп килә.

 Вәкаләтле вәкил бурычлыга тиешле милекне алуга кагылышлы мөрәҗәгать буенча кыска вакыт эчендә чаралар күрүне сорап Татарстан Республикасы Баш суд приставына мөрәҗәгать җибәрде.

 Мөрәҗәгать итүчегә бурыч тулы суммада кире кайтарылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International