Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Ләйлә Фазлыева рәислегендә Министрлар Кабинетында узган санитар-эпидемиягә каршы комиссия утырышында катнашты. Анда грипптан халыкка вакцина ясатуны үткәрү мәсьәләләре тикшерелде. Республиканың кайбер муниципаль районнарында балаларга прививка ясату темплары түбән булу билгеләп үтелде, шул ук вакытта сигез муниципаль районда бу эш төгәлләнгән инде.