3 нче кварталда Вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре эше

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе

2014 елның өченче кварталында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең муниципаль районнардагы  җәмәгатьчелек ярдәмчеләренә күп сандагы мөрәҗәгатьләр килү дәвам итә.

      Аерым  алганда, Лениногорск  муниципаль районындагы  җәмәгатьчелек ярдәмчесе Л.Т.Наумова Россиядә вакытлыча яшәп тору өчен рөхсәт алу мәсьәләсе буенча  Украинаның берничә гражданына ярдәм күрсәтте.

      Апас муниципаль районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Л.Р.Сафинаның кабул итү бүлмәсенә   отчет чорында 6 граждан мөрәҗәгать итте.

      Кама Тамагы районындагы  җәмәгатьчелек  ярдәмчесенә өченче кварталда  25 кеше мөрәҗәгать итте. И.П.Маховикка  эшкә алганда хезмәт килешүе төзүдәге, җир участогын рәсмиләштерүдәге  гаделсезлекләр, сәүдә итүне нигезсез тыю һәм башка мәсьәләләрне  хәл итәргә  туры килде.

     Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүне дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International