Чит ил гражданнары өчен мәгълүмат материаллары эшләнде

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы, тулаем Россия кебек үк,  соңгы елларда мигрантлар саны арту белән очрашты. Әлеге хәл шуның белән аңлатыла, Татарстан Республикасы,   Россия Федерациясе субъектлары арасында икътисадый яктан үскән һәм күпконфессияле төбәк буларак, якын чит ил мигрантларын җәлеп итә. Ел саен республикага  уртача 300 меңләп чит ил гражданы килә, шуларның 28 проценты эшләү максатыннан.

    Хезмәт патентлары алу кагыйдәләрен һәм кирәкле документлар тулы исемлеген белмәү арадашчылар хезмәтләренә мөрәҗәгать итүләренә яки депортациягә илтүче административ хокук бозулар хәленә калуга китерә.

   Санап кителгән факторлар мигрантларның түбән белеме, үз хокукларын һәм вазифаларын белмәү, килгән төбәк, социаль, юридик, медицина хезмәтләре күрсәтүче хезмәтләр һәм ярдәм турында дөрес мәгълүмат булмау аларның  республикада социаль яраклашуына комачаулык итә.

   “Яңа гасыр” автоном коммерциячел булмаган хәйрия оешмасы  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә чит ил гражданнары өчен  мәгълүмат материаллары – буклетлар, мәгълүмати  баннерлар, плакатлар эшләде, алар  керү пунктларына: аэропортларга, вокзалларга, шәһәр автобусларына һәм  миграция хезмәте учреждениеләренә урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International