Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре тоткыннарның җәзаны үтәтүдән вакытыннан алда шартлы рәвештә азат итүгә, үтәп бетерелмәгән җәза өлешен йомшаграк җәза төренә алыштыруга, төзәтү учреждениесе төрен алыштыруга һәм җиңелрәк шартлар булган урынга күчерүгә кагылышлы юлламаларын карау буенча комиссия эшендә катнашты. Комиссия 15 тоткынны кабул итте.
Татарстан Республикасында наркотиклар кулланучыларны тормышка яраклаштыру һәм тернәкләндерү белән шөгыльләнүче оешмалар эшчәнлеген күзәтү максатларында Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы вәкиле белән “Альтернатива” клиникасын тикшерде, әлеге дәвалану-тернәкләндерү үзәгендә наркотик һәм алкоголь бәйлелегеннән котылу өчен наркологик һәм психотерапевтик ярдәм алырга мөмкин
Очрашу барышында дәүләт торак фондының башкарма директоры Марат Зарипов белән очрашу вакытында Вәкаләтле вәкил конкрет тәкъдимнәрен җиткерде, аларны дәүләт торак фонды җитәкчелеге гражданнарның торакка хокукларын яклау максатларында эшкә алды. Вәкаләтле вәкил мөрәҗәгать итүчеләрнең ул тәкъдимнәрен үтәүне контрольдә тотачак
Татарстан Дәүләт Советының кырык сигезенче утырышы 2019 елның 5 июнендә иртәнге унда башлана. Бүген параламент Президиумы шундый карар кабул итте. Әлеге утырышта алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауны билгеләү мәсьәләсен карау күздә тотыла.
Чистай шәһәрендә “Ришвәтчелеккә каршы көрәш һәм җәмәгатьчелек контроле” темасына Бөтенроссия фәнни-практик конференциясе үтте. Анда мәгариф оешмалары вәкилләре, шул исәптән студентлар да катнашты. Студентлар ришвәтчелеккә каршы көрәшүгә кагылышлы үз фикерләре белән уртаклаштылар.
29 майда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән “Халык фронты “Россия өчен” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге штабы рәистәшләре Илшат Гафуров, Александр Коноплев, Гөлзадә Руденко республика гражданнарының тормыш сыйфатын яхшырту буенча актуаль мәсьәләләрне караганда, шул исәптән “Халык контроле” системасына килгән мәсьәләләрне караганда гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау өлкәсендә Якларның үзара хезмәттәшлеге турында килешүгә кул куйдылар.
Дәүләт хокук сакчысы эшенең төп нигезе – Вәкаләтле вәкилгә көн саен төрле элемтә каналлары, шул исәптән Вәкаләтле вәкилнең шәхси кабул итүе вакытында гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрне һәм шикаятьләрне карау.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Дмитрий Богданов Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе видеоконференцэлемтә рәвешендә оештырган Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең 5 нче һәм 10 нчы төзәтү колонияләрендәге тоткыннарны кабул итүдә катнашты.
“Хокукый белемнәр мәктәбе”нең бүгенге дәресе гаилә законнарына багышланды.
Бүген, 24 майда кеше һәм граждан ирекләре һәм хокуклары өлкәсендә хокукый агартуга булышлык итүгә бурычларны тормышка ашыру кысаларында, шулай ук бушлай һәм уңайлы юридик ярдәм күрсәтү максатыннан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Сабурская һәм Аппарат хезмәткәре Д.Богданов Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең 5 нче төзәтү колониясендәге тоткыннар өчен “Хокукый ярдәм көне” оештырды.