Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре хөкем ителгәннәрне видеокабул итүдә катнашты

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

 Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре  Дмитрий Богданов  Россия Җәзаларны үтәтү  федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе видеоконференцэлемтә рәвешендә  оештырган Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең 5 нче һәм 10 нчы төзәтү колонияләрендәге тоткыннарны кабул итүдә катнашты.

   Кабул итү барышында 10 тоткын мөрәҗәгать итте, мөрәҗәгатьләр нигездә  җәзаны үтәтүдән вакытыннан алда шартлы рәвештә азат итүгә, үтәп бетерелмәгән җәза өлешен йомшаграк җәза төренә алыштыруга, никахны өзүне рәсми төстә теркәтүгә, чит ил паспорты алуга, булган авырулар буенча медицина ярдәме күрсәтүгә кагылышлы иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International