“Хокукый белемнәр мәктәбе”нең йомгаклау дәресе

2019 елның 24 мае, җомга

   “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең бүгенге дәресе  гаилә законнарына багышланды.

  Безнең республикадагы гаилә-демографик  вәзгыять  турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык торышы актлары һәм теркәү идарәсе җитәкчесе урынбасары Ренат Әхмәтҗанов сөйләде.

  Үз чыгышында ул ЗАГС тәкъдим иткән төп хезмәтләргә һәм безнең республикада гаилә юнәлешендә  үткәрелә торган  чараларга тукталды.  Лектор  шулай ук студентларны гражданлык торышы актларын теркәү буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтү вакытын киметергә һәм аларны мөрәҗәгать итүче яшәү урыны буенча күрсәтүгә мөмкинлек бирүче Бердәм мәгълүмат реестры  белән таныштырды.

   Киләсе уку елындә дәресләр 2019 елның октябрендә башланачак. Белешмәләр өчен телефоннар: 279-25-99; 279-25-02.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International