Чистай шәһәрендә “Ришвәтчелеккә каршы көрәш һәм җәмәгатьчелек контроле” темасына Бөтенроссия фәнни-практик конференциясе үтте. Анда мәгариф оешмалары вәкилләре, шул исәптән студентлар да катнашты. Студентлар ришвәтчелеккә каршы көрәшүгә кагылышлы үз фикерләре белән уртаклаштылар.