Кабул итү барышында Россия Федерациясе чикләреннән мәҗбүри административ чыгарып җибәрү рәвешендә административ җәза билгеләү турында суд карарлары кабул ителгән гражданнар сораулары да өйрәнелә. Мәҗбүри чыгарып җибәрү рәвешендә административ җәза чаралары билгеләү турында судлар карарлары белән килешмәү, чит ил гражданнарын вакытлыча тоту урыннарында озак тоту – төп мәсьәләләр булып тора. Гаиләләре булган, РФ гражданлыгына ия хатыннары, балалары булган, РФ чикләреннән административ чыгарып җибәрүгә дучар ителгән кешеләрдән мөрәҗәгатьләр күп. Асылда гаилә таркала, гаилә бердәмлеге принцибы, бала хокукы бозыла.
Шушы уңайдан 2017 елның 23 маенда Конституция суды Россия Федерациясе КоАП 31.7 һәм 31.9 маддәләре положениеләрен Россия Федерациясе Конституциясенә туры килми дип таныды, аның 18, 22, 46 маддәләре (1 һәм 2 өлеш), 55 (3 өлеш), 62 (3 өлеш) маддәләре гамәлдәге хокукый көйләү системасында “Россия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый хәле турында” федераль законда каралган махсус учреждениедә, бу мәсьәләне карау вакытында әлеге затны Россия Федерациясе чикләреннән административ чыгарып җибәрү турында карарны үтәү мөмкинлеге булмауны дәлилләгән хәлләр ачыкланган очракта, Россия Федерациясе чикләреннән административ чыгарып җибәрү рәвешендә административ җәза билгеләгән гражданлыгы булмаган затны алга таба тотуның законга туры килүе-килмәве мәсьәләсен суд тәртибендә хәл итәргә мөмкинлек бирми.
Чит ил гражданнарын вакытлыча тоту үзәгендә чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган затларга хокукый ярдәм алырга мөмкинлек бар, РФ территориясендә тору урыны эзләүче затка, качак статусын билгеләү процедурасын башкару тәэмин ителгән.