ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская  Татарстан Республикасы  Дәүләт Советының унберенче утырышында катнашты. Анда  депутатлар “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кабул итте.


15
июль, 2020 ел
чәршәмбе

“Халык контроле”  дәүләт мәгълүмат системасына килгән  мөрәҗәгатьләрне карауга аерым игътибар бирелде.

Бүген Сәрия Сабурская  каты коммуналь калдыкларын җыю өлкәсендә  төбәк операторлары эшен карау буенча эш штабы утырышында катнашты.

 


14
июль, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Татарстан Республикасы Прокуроры белән берлектә, гражданнарны кабул итте.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында  2020 елның апрель-июль айларында  гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру  йомгаклары турында  Татарстан Республикасы чакырылыш комиссиясе утырышы узды


13
июль, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә  Киров өлкәсендә яшәүче  4 балалы ялгыз анадан, проблемасын хәл итүне сорап үтенеч керде.


10
июль, 2020 ел
җомга

“Халык контроле” мәгълүмат системасына  җәяүлеләр кичүләрендәге  җир өсте һәм җир асты  күтәртү җайланмалары (лифтлар), лифтларны чакырту төймәләре булмау, ватык тәрәзәләр, ишекләрдә тоткычлар булмау  хакында гражданнардан килгән күп санлы мөрәҗәгатьләр буенча Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил -  системаның баш  модераторы  буларак, Казан шәһәре башкарма комитетының  тышкы төзекләндерү комитетына  күтәртү җайланмалары төзексезлекләрен бетерү буенча эшне тиз арада башлауны һәм вандаллык очраклары булмасын өчен видеотеркәү камералары куюны тәкъдим итте. 


9
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Әлки муниципаль районының Базарлы Матак урта гомуми белем бирү мәктәбе белән янәшә урнашкан  спорт мәйданчыгын ачу тантанасында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская   Әлки муниципаль районының  волонтерлык хәрәкәтендә актив катнашучыларны  мактау грамотлары һәм истәлекле бүләкләр белән  бүләкләде.

Әлки районына эш сәфәре вакытында  Вәкаләтле вәкил  Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы башкарма комитеты бинасында гражданнарны кабул итте. Аеруча авыр хәлдә калган ике хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Ике мөрәҗәгатьне дә Вәкаләтле вәкил эшкә алды, район башлыгы да үтәтүне контрольгә алды


8
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Кабул итү вакытында 13 граждан мөрәҗәгать итте. Алар үзләрен, якыннарын борчыган мәсьәләләрне хәл итүне сорый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International