Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унберенче утырышында катнашты. Анда депутатлар “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кабул итте. Законга ярашлы рәвештә, авыл җирлекләрендә яшәүче һәм эшләүче педагоглар торак биналарына, җылытуга һәм электрга түләүдә ташламаларга ия булачак.