Җәмәгатьчелек ярдәмчесенә өлкән яшьтәге Исмәгыйловлар гаиләсе мөрәҗәгать иткән. Алар инвалидлык алу өчен медицина экспертизасына документлар әзерләүдә ярдәм итүне сораган. Гүзәл Галимулловна тиешле документларны әзерләргә булышып, комиссия каравына җибәргән. Мөрәҗәгать итүчегә 2 нче төркем инвалидлык алган.
Апас мәктәбендә укытучы булып эшләүче кеше авыр хәлгә дучар булган, беренчел медицина ярдәме ала алмаган. Аңа җәмәгатьчелек ярдәмчесе ашыгыч ярдәм чакырырга булышып кына калмыйча, кирәкле дарулар һәм ашамлыклар алырга да булышкан.