Тәтеш районының Кашка авылында яшәүчеләр каты көнкүреш калдыкларын вакытында чыгармаулары хакында зарланып Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә мөрәҗәгать иткән иде.
Бүген Вәкаләтле вәкилгә “УК ПЖКХ” ширкәтеннән хат килде, алар әйтелгән тәкъдимнәрне искә алганнар, чүп чыгару графигын үзгәрткәннәр, шулай ук контейнерлар куеп ике контейнер мәйданчыгы төзергә планлаштыралар.