Хезмәт мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Гадәттәгечә, Татарстан Республикасында Кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклау турындагы докладның бер бүлеге хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә кеше хокукларын саклау темасына багышланган. Хезмәт хакын һәм башка түләүләрне түләү, эшкә кабул итү белән бәйле проблемалардан тыш, докладта хезмәт мөнәсәбәтләрен тиешенчә рәсмиләштерү, шулай ук хезмәтне саклау өлкәсендә кеше хокукларын үтәү белән бәйле проблемалы мәсьәләләр дә даими яктыртыла.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарның хезмәт хокукларын саклауга багышланган чираттагы семинар-киңәшмәне  бүген Мөслим районында үткәрде. Анда районның 40 предприятие һәм оешмасы катнашты. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International