Вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчесе Гөлия Балафендиева миграция мәсьәләләре буенча чираттагы тапкыр гражданнарны кабул итте.
Бүген каралган мәсьәләләр – Россиядә яшәүгә хокукы булган күп балалы гаиләләргә социаль пособиеләр алу, гомуми тәртип буенча Россия Федерациясе гражданлыгы алу мәсьәләләре иде. Шулай ук Россия Федерациясе чикләреннән мәҗбүри административ чыгарып җибәрү өлешенә кагылган карар үзгәрү сәбәпле, Россиягә керүне тыюны алу мәсьәләсе буенча киңәштеләр.